Республикада “Авыл кибете» республика максатчан программасы гамәлдә. Буа районының Түбән Наратбаш авылында да халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Хәзер районда шундый 3 кибет эшли. 350дән артык хуҗалыгы булган авылда ике кибет булса да, авыл халкы яңалыкны бик теләп кабул итте. Авылның бу төбәгендә яшәүчеләрнең шатлыгын безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты. Тулырак алдагы материалда.
350дән артык йорт хуҗалыгы булган Түбән Наратбаш авылы шәһәрдән берничә чакрымда урнашкан. Яшәүчеләрнең саны да 700гә якын. Мәктәп, мәдәният йорты, мәчете булган авылда ике кибет эшләп килә. Авыл кешеләре сүзләренә караганда, аларда ассортимент киң. Һәм ниһаять, күп санлы сорау буенча, авылның төньяк өлешендә дә кибет ачылды.
Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов: ”Тиз арада кибетне өлгерттек. Сезгә шатлыклар гына китерсен. Исән-сау эшләсен”
Авылның түбәнге өлешендә яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Шуңа күрә авыл халкы хакмияттән кибет төзүләрен сорыйлар да инде. Ниһаять, аларның теләкләре чынга ашты.
Рузалия Кәлимуллина Түбән Наратбаш авылында яшәүче: ”Бик каты шатландык. Әллә кая, еракка, югары очка йөри идек. Хәзер үзебезнең якта ачылды. Алдан бер кибет бар иде, ул ябылды. Монда шул кадәр яхшы инде. Безне шатландырганнары өчен бик зур рәхмәт инде”
Россия төбәкләре арасында мондый программа Татарстанда гына гамәлгә ашырыла. Районда әлеге программа кысаларында 3 кибет салынган.
Түбән Наратбаш авылы җирлеге башлыгы Илдус Галиуллин: ”Халыкка җайлы булсын дип. Монда безнең пенсионерлар күп. Яшьләр Буадан да алып кайта. Ә пенсионерлар кая барсыннар. Аларга бик җайлы булды”
Бүген районда халкы аз яшәүче 30 лап авылда күчмә автолавка график нигезендә, атнага ике тапкыр, халыкны кирәкле көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп тора.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.