Буа районының Кыят җәмгыятендә төбәкара семинар-киңәшмә узды. Анда Идел аръягы ягына кергән районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, агрофирмалар, хуҗалыклар директорлары, кырчылык буенча белгечләре катнашты. Алар быелгы уракны оешкан төстә үткәрү, киләсе ел уңышына нигез салу, җирләрне ашлау һәм уңдырышлылыгын арттыру чаралары, авыл хуҗалыгында заманча алдынгы технологияләрне куллану турында фикер алышты. Семинар-киңәшмәдә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, авыл хуҗалыгы галимнәре чыгыш ясады.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов: «Республикада урып-җыю эшләре башланып китте. Беренче сугылган гектардан уңыш быел яхшырак. Бу һава шартлары белән дә, технологияләр белән дә бйәле. Бүген 5нче зональ семинарларны үткәрәбез. Төп максат – нинди яңалыклар бар, аларны кертү, ялгышлыкларны бетерү һәм 2021 елда уңыш салганда нәрсәгә игүтибар итү турында сөйләшәбез.»