Буа районының Килдураз авылындагы республика балалар санаторие ярты ел элек капиталь ремонттан соң ачылды. Медицина учреждениесе милли проектларны гамәлгә ашыру рәхмәтендә шул дәвердән бирле яңартылган бина
да, заманча җиһазлар белән эшли. Балаларны дәвалауда нинди яңа мөмкинлекләр ачылды? Хәбәрчебез белеште.
Республика билгеләнүендәге балалар санаториенда барлык урыннар тулы. Биредә балалар укудан аерылмыйча ял итәләр, табиб күрсәтмәсе буенча процедуралар үтәләр. Шифаханә берьюлы 50 баланы кабул итә. Еш кына сыйныф белән дә киләләр. Гимназия укучысы Мәликә Йосыпова биредә беренче тапкыр.
Санаторийда берничә юнәлештә дәвалау алып барыла. Бу дәвалау физкультурасы да, физиотерапия дә, парафин белән дәвалау, массаж. Щулай ук балаларны диетик тукландыруга да аерым игътибар бирелә. Санаторийның баш табибы Җәвидә Шәмгунова әйтүенчә, биредә ковидтан соң орагинзмны ныгытуга эшләүче медицина аппаратлары да бар.
Санаторий балаларны ел әйләнәсе кабул итә. Җәй айларында агым тагын да арта. Дәвалауның дәвамлылыгы 21 көн. Бу барлык процедураларны алуга җитәрлек вакыт.
Санаторийдагы шартлар капиталь ремонттан соң танымаслык үзгәргән, мөмкинлекләр арткан. Ә быел җәй аның территориясен төзекләндерергә планлаштыралар.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.