Ат итеннән казылык әзерләү традициясе әби-бабайлардан килгән. Буа районының Боерган авылы фермеры Раил Хисамов та әлеге традицияне дәвам итәргә алынган. Ат итеннән казылык җитештерү цехы бу тирәдә башка юк. Шуңа да аның товарына сорау зур. Сорау бар диеп, ул сан артыннан кумый, аның өчен беренче чиратта-сыйфат.Ә сыйфатлы казылыкның табынга ничек килеп җитүен хәбәрчебез Ранис Әхмәтшин дә күреп кайтты.
Сорау зур, әмма сан артыннан кумый, сыйфатка эшли фермер. Шушында ук кибете дә бар, артык калганнаы ярминкәләргә алып баралар.
Әлегә цехларда тынычлык. Казылык өлгерү стадиясендә. Чынлап торып өлерсен өчен 1 айлап вакыт кирәк. Казылыкта буягыч матдәләр юк. Бары тик тоз, борыч, сарымсак кушыла. Ә әзерләү тулысы белән сер астында.
Биредә эшне тулысы белән гаилә әгъзалары гына башкарса, фермада ике кешегә эш урыны булдырылган. 2015нче елда “Яшь фермер” буларак Грнат ота. 900мең акчага атлар ала. Бүген биредә 60лап ат бар. Барысы да авыр токымлы атлар. Гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын төзү программасы кысаларында биредә бетон юллар салынган.
Терлек азыгы хәзерләү өчен 35га җирләре бар. Бүген иң мөһиме, атларны карау, тукландыру. Атлар санын арттыру. Бүген көтүлектә 25 буаз ат бар. Чиста, хәләл продукция җитештерү өчен Раил Хисамовның барлык мөмкинлеге дә бар.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.