Буа районыннан фермер Петр Лапшин яңа сөтчелек фермасы җиткезә. Каралтыны “Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант акчасына төзи. Бина 150ләп баш терлеккә исәпләнгән, тулысынча диярлек автоматлаштырылачак. Тулырак киләсе материалда.
Петр Николаевич – киң профильле хуҗалык җитәкчесе, кирәк икән үзе тракторга да утыра. Фермерлык эшчәнлеге белән 2015 елда шөгыльләнә башлый ул, аңа кадәр урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя.
Пётр Лапшин фермер
“Урман хуҗалыгында эшләүдән туктаганнан соң, хатыным белән 16 баш үгез асрый башладык. Шуннан соң сыерлар сатып алдык. Мөгезле эре терлекнең баш саны елдан-ел арта баргач, ферманы арендага алырга булдык. Аннан аны сатып алдык. Бүгенге көнгә 350 гектар җиребез бар”
Быел фермер «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын откан.
СНХ Пётр Лапшин фермер “Грант акчасы ярдәмендә 152 сыерга исәпләнгән яңа сөтчелек фермасы төзергә булдык. Грантның гомуми суммасы – 25 миллион сум. Әлеге суммага ферма төзергә, техника сатып алырга һәм 40 баш нәселле тана алырга тиешбез. Сөт үткәргечләр урнаштырылды, азык трактор ярдәмендә таратылачак. Эш тулысынча диярлек автоматлаштырылган, кул хезмәте юк диярлек”.
Район башлыгы Ранис Камәртдинов мондый масштаблы проектлар район икътисадын үстерүгә һәм авылларны саклауга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.
Ранис Камәртдинов Буа муниципаль районы башлыгы
“Бу — авылда эшләү өчен мөмкинлекләр булуын тагын бер кат исбатлаучы мисал. Хуҗалыкның әлеге төрләре халыкны азык-төлек товарлары белән тәэмин итүдән тыш, авылның социаль тотрыклылыгын саклый, күп кешене эшле дә итә. Пётр Николаевич кебек эшчән кешеләр булганда, авыл хуҗалыгы үсештән туктамас.”
Яңа сөтчелек фермасын төзү эшләре инде төгәлләнеп килә, нәселле таналар сатып алу буенча мәсьәлә хәл ителә. Ә киләчәктә фермер хуҗалыгын киңәйтергә, савым сыерларының санын 200гә җиткерергә планлаштыра.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.