Буа районындагы  Яңа авылда юллар салына — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Буа районындагы  Яңа авылда юллар салына

10.11.2020

Буа районындагы  Яңа авылда юллар салына. Төзекләндерү  муниципаль берәмлекләр советы оештырган конкурста откан грант акчалары хисабына алып барыла. 30 кеше яшәгән авыл моңарчы юлсызлыктан интеккән. Хәзер бу мәсьәлә  хәл ителәчәк. Моннан тыш, авылда  электр линиясен дә яңартканнар.  Яңа авылның яңа уңайлыклары турында чираттагы язмада.

Ачның хәлен тук белми, дигәндәй, юлсызлыкның ни икәнен хәзер күпләр оныткандыр. Яңа авыллылар исә юл газабы белән яхшы таныш – алар монда элек-электән начар булган.

Новости СМИ2

Ренат Хәйбуллин  авылда яшәүче: «Юллар монда, гомумән, юк иде. Яз-көз монда машиналар белән йөрүе авыр иде.  Юллар өчен шат инде, әлбәттә. Бер ун ел элек салган булсалар, тагын яхшырак булган булыр иде»

Әнвәр Низамов авылда яшәүче: «Элек юлларны исәпкә алганда кайсы вакытларда атна буе кереп булмый иде. Бигрәк тә кыш көне, буран томалап китә, беркая чыгып булмый. Аны инде көрәк белән көрәп кенә бетереп булмады, бик авыр булды. Менә хәзер, Аллага шөкер, шушы бәхеткә ирештек»

Юллар муниципаль берәмлекләр советы конкурсында отылган грант акчасы хисабына салына. Гомуми бюджет – миллион ярым. Яңа авыл бу максатка очраклы гына сайланмаган.

Азат Әхмәтҗанов  Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы: «Хәзер бит инде кечкенә авылларга бик әһәмият бирелми, бетә торган авыллар, диләр.  Шуңа күрә без уйлаштык та, бу авыл бик матур җирдә урнашкан, монда табигать тә матур, халкы да яхшы. 30 кеше бу авылда тора, бүгенге көндә юл юк иде авыл эчендә. Автолавка килә – керә алмый, мусоровозлар килә – керә алмый, кайткан кеше дә керә алмый. Юл булмагач, үзегез беләсез инде. Шуңа күрә без менә шул грант акчасын шушы авылга юлларны ремонтлауга тотарга булдык»

Новости СМИ2

Эшләрне «Дорсервис» оешмасы башкара. 600 метр озынлыктагы урам юлларына вак таш җәелә.

Назым Фәхретдинов  «Дорсервис» оешмасы җитәкчесе: «Бу авылда без дүртенче көн эшлибез. Ике көннән бетерергә тырышабыз инде, юлны. Иң беренче безнең максат – матур итеп, сыйфатлы итеп юл салырга. Авыл халкы безнең хезмәттән бик канәгать булып калсыннар дип калабыз»

Моннан тыш авылда  электр линиясен дә яңартканнар. Анысы да «Авыл торак пунктларын төзекләндерү» программасы буенча.

Новости СМИ2

Азат Әхмәтҗанов  Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы: «Быел шул программа нигезендә безгә акча бүлеп бирелде. Яңа авылда утны ясап киттеләр, менә бүгенге көндә яп-якты, халык көлеп әйтә инде «Безне Лас-Вегас ясадыгыз инде», дип. 38 яктырткыч монда куелды, яп-якты»

Кечкенә авылның яңа сулыш өрелгән мәле. Хәзер якты авыл урамыннан сазга батмыйча иркенләп йөрергә булачак.

Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Республикада көнбагыш һәм ашлык кукурузы уңышын җыю төгәлләнеп килә

Республикада көнбагыш һәм ашлык кукурузы уңышын җыю төгәлләнеп килә

Хәзер гражданны күпфункцияле үзәкләр аша судсыз да банкрот дип танырга мөмкин

Хәзер гражданны күпфункцияле үзәкләр аша судсыз да банкрот дип танырга мөмкин

Яңалыклар (2.11.20)

Яңалыклар (11.11.20)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+