Андыйлар хакында безнең халыкта ”техника җене” кагылган диләр. Буа районында да шундый замана Кулибины яши. Уйлап табарга сәләтле Илфат Исмәгыйлов бу юлы дистә еллар тик торган бәрәңге утырту җайланмасын эшкә җиккән. Җиңел дә, шул ук вакытта экономияле дә булган әлеге җайланма белән ул авылдагы әби-бабайларына да булышкан.Үз бакчасына да бәрәңге утырткан. Хәзер Илфат кечкенә тракторны камилләштерү турында уйлана. Яшь техникның зур эшләре хакында киләсе язмада.
”7 сутый бакчада Исмәгыйлевлар ни генә үстермиләр. 200 төп помидо,кәбестә, кишер. Һәм менә бакчада бәрәңге утырту серләренә төшенгәннәр. Аны өчен махсус утырткыч эшләгәннәр. Төп авторларының берсе-яшь инструктор Илфат. Бу идея кайдан барлыкка килде?”
Илфат Исмәгыйлев: “Идея минем әтиемдә барлыкка килгән иде.Ул ясарга тотынган иде инде. Тик озак еллар эшләмичә тик ятты”
Дистә еллар тик яткан җайланманы эшкә җигәргә Илфатка интернет ярдәмгә килә. Төрле сайталар аша, җайланманы эшләтеп җибәрү ысулларын өйрәнә.
Илфат Исмәгыйлев: Берничә ел элек минем бу аппаратны күргәч, ясыйсы килде. Кабызып карадым, кабынмады. Аннары, Интернеттан эзләп, мотоблок мотрон куярга булдым”
Шуннан соң эшләр җайланып китә. Өстәмә детальләр куеп, кирәкмәгәнне алып атып бәрәңге чәчкечне эшкә җигә Илфат.Үзләренең бакчаларын да, авылдагы әби-бабаларының да бакчаларына бәрәңге утырта.
Илгизәр Исмәгыйлев: ”Авылда бәрәңгене атлар белән утырту эшләре дә, өмәләр дә бетте. Чиратлашып утыртып йөрергә туры килә иде. Уйладык та менә шушы техниканы хәрәкәткә китерү өчен Илфат ярдәмгә килде инде. Авылга кайткач та шул кадәр әйбәт утырта, әйтерсең пульт белән идарә итә”
Бәрәңгене кисми дә, үсентеләргә дә зыян салмый икән. Киләчәктә техниканы бәрәңгене казып алырлык һәм рәт араларын эшкәртерлек итеп үзгәртергә уйлыйлар.
Әтисе Искәндәр Исмәгыйлев:”Бу агрегатны без хәзер бәрәңге арасын сызарга һәм көзгә бәрәңгене казырлык итеп эшләргә уйлыйбыз. Интернеттан эзлибез әле, бәлкем агу сиптерү өчен дә файдаланып булмас микән”
Илфат дәресләрдән соң бакчада әнисенә булышырга ярата. Теплица тутырып помидорлар үстерә, кыяр, башка яшелчәләр үсентеләрен карый. Инде беренче кыярны ашый да башлаганнар. Тиздән помидорлар да пешәчәк.
Илфат Исмәгыйлев: ”Көне буе өйдә утырып бик тә туям. Бакчага чыгып әнигә булышам. Чүп утыйм, сулар сибәм. Бу парникта 21 төр помидор бар. Бер якта кыска, икенче якта зур үсүче сортлар”
Техника җене кагылган егетнең тагы бер хыялы бар: киләчәктә мини трактор җыю. Инде кәсебенә дә керешкән.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.