Шушы көннәрдә Буа районында Авангард агрофирмасында урып-җыю техникасының уракка әзерлеген тикшерделәр. Агрофирма карамагындагы хуҗалыклар җаваплы сезонга җитди әзерлекләрен күрсәтелләр.
Буялган, чистартылган, кайберләре өр-яңа көпчәкләрдә. “Авангард агрофирмасы карамагына кергән техника тигез рәтләргә тезеп куелган. Бу көнне әлеге арсеналны башка хуҗалыкларга да үрнәк итеп куйдылар. Әлеге җәмгыять механизаторы Юрий Чернов иярләгән комбайн да инәсеннән җебенә кадәр төзекләндерелгән. 1983 елдан штурвал артында булган комбайнчы техниканың тулы әзерлектә булуына шикләнми.
Агрофирмада барлык техника да тиешенчә төзекләндерелгән дип отчет тота агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин. Шулай ук аларга запас частьләр, ягулык-майлау материаллары кирәк кадәр тупланган. Кырларның торышына караганда, быел аграрийларга эш күләме зур булырга охшый.
Механизаторлар үзләре дә тотрыклы эшләүгә кызыксындырылган Чөнки урак барышында үзара ярыш оештырылып, аның йомгаклары буенча премияләр тапшырылачак.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары