Буа районының Адав-Толымбай авылында мәктәп яны территориясендә пляж волейболы өчен мәйданчык ачылды. Беренче турнирда Татарстан районнарыннан унбер команда катнашты. Катнашучылар ярышларны югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
Шулай ук Буа районының Әлших авылында авыл советы бинасы ачылды. Авыл халкын бу вакыйга белән Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм район җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады. Беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк иттеләр.