Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Буа районында картадан юкка чыккан авылларны онытмыйлар. Шушы авыллар урыннарында мемориаль стеллалар төзи башладылар. Алар, Буа районы якташлыгы президенты Ирек Закиров инициативасы белән торгызыла. Районда берьюлы өч истәлек стеласы ачылды. Буа районыннан репортаж.
Үгез Куагы авылының тарихы гыйбрәтле. Моннан бер гасыр элек биредә 200 йорт булган. Әмма коллективлашу елларында авылның байтак кешесенә кулак ярлыгы тагылып, читкә сөргәннәр Ә аннары дистәләгән ир-ат сугышта яу кырында ятып кала. 80 нче елларда чыккан янгында авыл йортларының яртысы янып бетә. Авыл халкы читкә китә, аның язмышы турында хатирәләр генә кала.
Менә хәзер, еллар узгач, бу авылдан чыккан кешеләрнең ата-бабаларын искә алу өчен кабат туган җирләренә кайту мөмкинлеге туды.
Гранит монументта-Бөек Ватан сугышы каһарманнарының исемнәре чокып язылган. Бер үк фамилиядәге гаиләләр күп. Тик барысы да әйләнеп кайта алмаган. Якташлар алар турындагы хәтер авыл белән бергә юкка чыгарга тиеш түгел, диләр.
Авыл күренешен хәтерләткән стелланы халык югары бәяли. Мемориал ачылышына гаиләләре белән килгәннәр. Үз балаларының тарихи кече ватанга кайтып, матур традицияне дәвам итәрләр дип өметләнәләр.
Үгез Куагы авылыннан тыш, Хәтер мемориаллары Хорновар һәм Алексеевка- авылларында да калкып чыккан.
Буа районында берьюлы шундый 3 мемориал барлыкка килде. Бу чик түгел әле. Бөек Ватан Сугышының бер генә каһарманы да онытылмасын өчен, тагын 36 авылга шундый һәйкәлләр төзергә планлаштыралар.
Мурат Метшин, Владимир Юрков.