Соңгы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре көнбагыш үстерү белән ныклап шөгыльләнә башлады. Аны Буа районы крестьян-фермер хуҗалыклары да игә. Кыйммәтле культура дип саналган көнбагыш урагына фермер Данис Әхмәтҗанов комбайнчылары да төште. Уңыш һәр гектардан 35 центнердан да ким түгел. Басудан репортаж киләсе материалда.
Комбайнчылар әлегә кадәр бөртеклеләрне җыеп алсалар, хәзер көнбагыш сугуга керешкәннәр. Ындыр табагына көненә уртача 8-10 бункер озаталар. 70 яшьлек автомобиль йөртүче Әнвәр Әхмәтшин ташып өлгертеп тора.
Данис Әхмәтҗанов крестьян-фермерлык хуҗалыгында арпа, бодай, чөгендер игәләр. Аларын инде суктырып амбарларга салганнар, чөгендерне тапшырып бетергәннәр. Узган ел көнбагыштан яхшы уңыш җыйгач, быел гектар санын да зурайтканнар.
Көнбагышны фермер икенче ел чәчә. Яңа культураны игү өчен аның технологиясен өйрәнергә, комбайннарга ургычларны да үзгәртеп корырга туры килгән.
Үз-үзен аклаган әлеге культурага артык игътибар кирәкми ди фермер. Бүген ул һәр гектардан 35 центнердан да ким булмаган уңыш җыя. Табышлы культураның мәйданын киләсе елда 160-200 гектарга җиткерергә исәпли.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов. Татарстан яңалыклары.