Буа районында юллар белән бергә, күперләрне ремонтлау эшләре дә башланды. “Волгодорстрой” җәмгыятенең 5 номерлы эксплуатацияләү участогы хезмәткәрләре шушы көннәрдә чираттагысы – Буа-Килдураз автомобиль юлындагы Өчмунча авылына илтүче күпердә эшне җәелдерсәләр, Зөя аша узучы күпердә дә ремонт эшләре дәвам итә. Ә менә дистә еллар элек салынган Наратлык лагерена алып баручы күпергә ремонт кайчан булачак? Бу хакта үз хәбәрчеләребез хәзерләгән материалда.
Өчмунча белән Кильдураз авылын тоташтыручы күпер. Биредә бүген планлы рәвештә ремонт эшләре бара. Монда күпернең автомобильләр һәм җәяүлеләр узып йөрү өчен асфальт өслеге яңадан җәеләчәк, тимер корылмалары, култыксалары алмаштырылачак. Эшне оешмасы башкара. Ә алар карамагында район территориясендә барлыгы шундый 32 күпер исәпләнә.
Айрат Айзатуллов.“Волгадорстрой”ның 5нче номерлы эксплуатация участок директоры. 139(00:50) “Бүген без планлы рәвештә күперләрдә ремонт эшләре алып барабыз. Күргәнегезчә ул Буа-Кильдураз трассасындагы Өчмунча авылын янәшәсендә бара. График буенча өч елга бер тапкыр күперләргә планлы ремонтлап ясау карала. Өч күперне ремонтлап бетердек. Тагын Кыят авыл җирлегенә караган Аксу авылы янындагы күперләрне ремонтлыйсы бар”
Бусы Казан-Ульяновск автоюлындагы Зөя елгасы аша күперне ремонтлау эшләре. Күпер 1985 елда төзелгән, ул Р-241 трассасының 101 нче чакрымында урнашкан һәм 63 метр озынлыкта өч тимербетон корылмасыннан тора. Машиналар йөрү өлешенең киңлеге 10 метр тәшкил итә. Эшне «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы алып бара. Күпер терәкләрен, пролет корылмаларын, күпер полотносын, күпернең юллар белән тоташтырылу планлаштырыла. Эшләрнең бәясе 102,7 млн. сумга бәяләнә.
Ә менә монысы моннан дистә еллар төзелгән “Наратлык”, “Акчарлак” балалар лагерена илтүче күпер кадрлары. Җирле оешма вәкилләре Карлы елгасы аша әлеге күперне вакытында бик сыйфаты итеп башкарса да, бүген ул аяныч хәлдә.
Мондый урыннан машина белән чыгу куркыныч ди җирле халык. 28 ел буена шофер булып эшләгән Фәргать Гыймранов мин монда машина белән кермәс идем ди.
Мондый хәлдәге күпергә ремонт булырмы? Без бу хакта әлбәттә,белгечләргә мөрәҗәгать иттек. “Волгадорстрой”ның 5нче номерлы эксплуатация участок директоры Айрат Айзатуллов сүзләренә караганда, авыллар территорияләрендәге күперләрдә эш тәмамланганнан соң, эшчеләр лагерьларга илтүче күпердә ремонтны башлаячаклар. Планлы ремонт вакытында әлеге күпернең аскы конструкцияләрен ныгытачаклар. Җитәкче эшне июнь ае башларында тәмамларга планлаштыруын әйтте.
Ранис Әхмәтшин,Ленар Әхмәтҗанов,Айрат Насруллов.