“Ямбулат” хуҗалыгында эре мөгезле терлекләрне орлыкландыруның ясалма ысулы кулланылды. Ул терлекчелектә иң таралган һәм нәсел яхшыртуның ышанычлы методы булып санала. Моннан тыш, ясалма юл белән орлыкландыру терлекләрнең ит һәм сөт сыйфатын нәтиҗәле яхшырту мөмкинлеге бирә. Тулырак Буадагы хезмәттәшләребез белән бергә әзерләгән язмада.
Ветеринар табиб Яна Михеева яралгыны трансплантациягә әзерли. Иң беренче эш итеп эмбрион эретелә. Моңа 10-15 секунд вакыт бирелә. Пар чыгып бетеп, беренче су тамчылары барлыкка килгәч, яралгы сулы савытка урнаштырыла.
“Ямбулат” хуҗалыгында ясалма орлыкландыру өчен 36 баш мөгезле эре терлек сайлап алынган. Яралгыны күчереп утырту алдыннан, аларның барысына да тикшерү үткәрелгән. УЗИ аша аналыкта ялкынсыну процесслары булмауны һәм бозаулау өчен кирәк булган сары җисемнәрнең барлыгын караганнар.
Трансплантация өчен иң яхшы донорлар, елына 11 тоннадан артык сөт бирә торган сыерлардан эмбрионнар алынган. Моннан тыш, хайваннарның нәселе дә өйрәнелгән.
Ясалма орлыкландыру сыерларны уңышлы буазлатуның яңа ысулы булмаса да, процедура актуаль була бара һәм аңа сорау арта.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.