Буа районы Яңа Шәйморза авылында матәм һәм хәтер көнендә Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган авылдашларга һәйкәл ачылды.
Аны авылдашларның, авылдан читтә яшәүчеләрнең, хәтта чит кешеләрнең акчалата ярдәме белән төзеделәр.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл авылның үзәгендә урын алды. Аның мәрмәр тактасында 224 якташның исем-фамилиясе язылган. Тыл хезмәтчәне Мөстәкыйм Җамалетдиновның да ике абыйсының исемнәре шунда кертелгән. Шуңа күрә дә ул һәйкәл ачылган көнне аеруча дулкынланып көтте.
Фәрдәния Вәлиуллина һәйкәл ачылу тантанасына балалары, оныклары, оныкчыгы белән килгән. Тугыз кеше Казаннан махсус кайткан. Ватан сугышында һәлак булганнар исемлегендә Фәрдәния әбинең каенатасы да бар. Оныкларым күрсеннәр, бабалары белән горурлансыннар, дигән фикердә туксан яшьлек мәгариф ветераны.
Һәйкәлне төзүгә Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров, авылдашлар зур финанс ярдәме күрсәткән. Кирәкле сумма ике атна эчендә җыела. Бу эш шушы авыл кызы, район ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова теләктәшлеге белән башланып китә.
Авылдашлар һәйкәл территориясендә бакча ясап, зәңгәрсу чыршылар да утыртканнар. Шулай ук бу көнне шәһәрдә үзәк мәйданда матәм митингы оештырылды. Аның кысаларында махсус хәрби опреациядә һәлак булган Ренат Хәлиловның тол калган хатыны Алеся Виктровнага мәрхүмнең Батырлык ордены тапшырылды.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.