Республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” программасы тулы куәтенә үз эшен дәвам итә. Татарстанда ишегалларын төзекләндерү эшләрен 2024 елга кадәр башкару планлаштырыла. Буа районы Каенлык авыл эшмәкәрләре дә, бу уңайдан үз тырышлыклары белән балалар мәйданчыгын төзи башлаганнар. Авыл халкы да аларга, бу изге эштә ярдәм итә. Әлеге балалар мәйданчыгын тантаналы рәвештә август аенда ачырга ниятлиләр.Төзү эшләренең барышын хәбәрчебез Ранис Әхмәтшин да күреп кайтты.
Ә аныңча Каенлыек балалары рәхәтләнеп таганда атына тора. Аларның мәйданчык әзер булуында гаме юк. Заманча тау, турниклар һәм хәтта футбол капкалары – тулы бер уен комплексы алар кармагында.
Балалар мәйданчыгы оештыру иедясе шушы авыл егете Зөфәр Хәмидуллинга килә. Аңа авыл кешеләре дә кушыла.
Равил Шәйхуллин гомере буе колхозда эшли. Лаеклы ялда булгач, мәйданчыкны төзекләндерүдә катнашырга була. Мәйданчык тирәләренә рәшәткә кадаклый.
Авыл хатын-кызлары да тик тормый. Буяулар сатып алып, таганнарны, карусельләрне буйыйлар.
Уен комплексын төзекләндерү эшләре әле дәвам итә. Киләчәктә аны кечкенә хуҗаларга тантаналы шартларда тапшырырга ниятлиләр.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.