Республикабызга чын-чынлап яз килде. Аны быелгы кыш кебек аномаль дип атыйлар. Җылы яктан кошлар да кайта башлады. Киек казлар юлда булса, аккошлар инде күлләрне үз иткәннәр. Бу хәлне белгечләр ничек аңлата һәм табигатьтән алда нәрсә көтәргә? Буа районы Югары Лашчы авылыннын Ранис Әхмәтшин репортажы.
Март аенда әле буран уйнарга, бар җирдә карт көртләре күмә торган иде. Быелгы язны кыш кебек онамаль дип атыйлар. Метокүзәтүләрнең 150 еллык тарихында мондый күренешләр бер тапкыр да күзәтелмәгән. Хәзер ул нормадан 12 градуска югары.
Язның иртә килүе киек кошларда да чагыла. Кыр казлары юлда булса, аккошлар инде безнең яклардагы күлләрне үз иткәннәр.
Ә әлегә алар Югары Лащы янындагы сулыкта. Платена боздан арынып бетмәсә дә, алар үзләрен яхшы хис итәләр. Хәтта машина, кеше йөреп торса да курыкмыйлар. Ел саен аларның саны да арта бара.
Кошларның болай иртә килеп, ачтан үлү куркынычы юк ди белгечләр. Су боздан арчылган, тирә-якта узган елгы чирәм дә бар.Тукланып, хәл җыярга мөмкинлек бар.
Шәһәрдә инде карлар күзгә күренеп эреп бетте. Авыл җирендә дә кар бетеп бара. Агачлар бөреләнә башлаган.
Бакчачылар да быел эшкә иртәрәк тотынган. Тәрәзә төпләрендә помидор, борыч, баклажан кебек җылы яратучы яшелчәләрнең рассадаларын утыртканнар.
Кышы җылы булды, җәе дә салкын булыр дип фаразласалар да, авыл картлары яхшыга өмет итә.
Югары Лашчы авылыннан Ранис Әхмәтшин.