Буа районы Иске Тинчәле авылына 350 яшь. Әлеге юбилейлы датаны авыл халкы зурлап бәйрәм итте. Кунаклар да күп кайтты. Бу көнне шулай ук күренекле авылдашлары Кыям Абрамов турындагы китапны тәкъдир итү дә булды. Очрашу, күрешүләр, сагыну хисләре белән тулы бәйрәмнең иң матур мизгелләре безнең сюжетта.
Авыл кырыендагы аланда халык умарта күче кебек. Бәйрәм барысын да җыйган. 70нче елларда Иске Тинчәле авылына килеп, гомерен шушы авылда медицина тармагында эшләүгә багышлаган Гүзәлия Хәбибуллина мондый очрашуларна зур түземсезлек белән көтә.
Гүзәлия Хәбибуллина, авылда яшәүче: “Бүген инде бәйрәм оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Дөньялар тыныч булсын, авырулар булмасын, исән-сау булыйк, балалар хәсрәте, оныклар хәсрәте күрмик. Без бик шат, шатланып килдек бу бәйрәмгә”
Бәйрәм кунагы Алмаз Хәмзин да Иске Тинчәле халкының шатлыгын уртаклашты. Юмор остасы мондый чараларны үзенең дә тансыклавын яшерми.
Алмаз Хәмзин: “Менә куанып бетә алмыйм әле. Яман чир таралганнан соң, күрешкән дә, очрашкан да юк халык белән. Халык ничек яши, ничектер боектыр кебек. Качып беттеләр бөтенесе өйләренә. Ул бит инде аларның теләге белән түгел, ничектер котылу, яшәү-яшәеш, күтәренке рух барлыкка китерү. Шуның беренчесе менә Буада Иске Тинчәледә шундый зур вакыйга, 350 еллык авыл тарихы. Бу – даһи бер күренеш.”
Чараның инициаторы – әлеге авылда туып үскән Рәүф Ибраһимов 350 еллык юбилей авыл өчен зур әһәмияткә ия, дип саный.
Рәүф Ибраһимов: “Менә без монда үткәрәбез бит инде, менә шуны без үткәрәбез Әлмәттә булсын, Карабашта булсын, Лениногорскида булсын, шулай итеп без Татарстан буйлап йөрибез. (04:04) Мин белә идем, авыл безнең күптәнге. Интернетта миңа шундый мәгълүмат туры килде, 1670нче ел. 350 ел туры килә”
Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова бәйрәмнең инициаторына, оештыруга зур өлеш кертүче иганәчеләргә, һәр катнашучыга рәхмәтен җиткерде.
Гөлия Шакирова, Иске Тинчәле авыл җирлеге башлыгы: “Бүгенге бәйрәмне менә Рәүф абый кайткан иде, Иске Тинчәленең 350 еллыгын, Гөлия, үткәреп булмасмы икән, дип. Була, Рәүф абый, булдырабыз, дидем. Һәм аның белән берлектә менә шушы халыкны без менә шушы матур аланга җыйдык.”
Биредә шулай ук Марс Алиев җитәкчелегендә нәшер ителгән «Кыям Абрамов. Эшчедән Совнарком Рәисенә кадәр» дип исемләнгән китапны тәкъдир иттеләр. Шушы авылда туып үскән гыйбрәтле язмышлы шәхесне искә алуда шулай ук китапны язуга өлеш керткән оныгы Рафыйк Стрельцов, аның улы Булат һәм башкалар катнашты.
Күп котлаулар яңгырады, район үзешчәннәре күркәм бәйрәмне үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары