Районнарда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Буа районының Иске Суыксу авылында кышкы азык запасын уникаль метод белән әзерлиләр. Төргәкләргә төрелгән яшел массаны, 3 катлы полиэтилен пакет белән һава кермәслек итеп чорнап, саклауга куялар. Болай иткәндә азык составындагы витаминнар күбрәк сакланып кала һәм кыш көне барлык терлекләр өчен витаминлы азык чыганагы булып тора.
100метр озынлыктагы печән төргәкләре. Бу- сенаж салуның яңа технологиясе. Әлеге сенажның сыйфаты өчен Нәҗип Гыймадиев җавап бирә. Пенсиядә булуына карамастан, аны ел саен, азык әзерләү сезоны алдыннан, эшкә чакыралар. Чөнки әзерләү технологиясен аннан да яхшырак белуче юк.
Нәҗип Гыймадиев:”Мондый төргәкләрдә үләннәрдә сыйфатлы матдәләр сакланып кала. Кышкы көннәрдә бик җайлы. Маллар алдына алып кереп саласың һәм төиз генә сүтеп, аларга ашатасың”
Сенаж кыш буе саклансын очен, үләннең дымлылыгы 70 проценттан да артмаска тиеш. Киптергәннән соң, аны төргәкләргә төрәләр,ә аннары өч катламлы пленкага чорныйлар. Мондый сенаж-печән белән кышын яшь малларга ташлатылган сыерларны ашаталар. Кыш буена азык җитсен өчен, “Заря”лылар 1000гә якын шундый төргәкләр әзерлиячәкләр, ягъни 6 мең тонна.
Ферма мөдире Илсур Хәмдиев:”Бу бик тә җайлы. Сыйфаты буенча яхшы саклана. Күгәрми. Мондый төргәктә үлән туңмый. Җылыга кергәч, ул кабат үз хәленә кайта һәм ямь-яшел үлән була.»
Моннан тыш, биредә сенаж базларында да кышлык азык запасы тупланыла. Бүгенге көндә яшел массаның запасы 2,5 мең тоннаны тәшкил итә.
Механизатор Наил Әхмәтҗанов: ”Хәзерге вакытта сенаж таптабыз. Сыйфатлы булсын өчен яхшылап тыгызларга кирәк.Масса күп булган саен эш тә арта.Озаграк эшләргә туры килә”
Иске Суыксу авылындагы фермада 1000 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 500е савым сыеры. Мондый көтүлекне кышын ашатып чыгу өчен ныклы азык базасы булырга тиеш.Агрофирма быел 8мең тонна печән, 5 мең тоннан сенаж хәзерләргә тиеш.Сентябрь аенда алар силос салуга керешәчәкләр.
Ранис Әхмәтшин,Алсу Сәмигуллина,Сирин Хәсәнов.