Буа, Арча һәм Тәтеш районнары быел кырлардан иң күп ашлык җыеп алган. Бу хакта «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган тантанада әйтелде. Анда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды. Комбайнчылар, механизаторлар, терлекчеләр, агрономнар, хуҗалык җитәкчеләре һәм нефтьчеләр адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Республикада агросәнәгать комплексы актив үсә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Экспорт-быел бер ярым тапкырга арткан. Төп бурыч-авыл кешеләренең яшәү шартларын яхшырту. Тармак үсешенә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларына Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты