Малларның продуктлылыгын арттыруда, фермаларда эшне җиңеләйтүдә чираттагы адым. Биектау районында роботлаштырылган ферма ачылды. Терлекчелектәге яңа алымнар белән танышырга республиканың башка районнарыннан да фермерларны чакырдылар. Киңәшле эш киләчәктә нинди файда бирергә мөмкин? Бу хакта киләсе язмада.
Биектау фермеры Ленар Латыйпов берничә ел инде яңа мөмкинлекнең файдасын күрә. Үз хуҗалыгын ачкан. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме белән 130 башка исәпләнгән гаилә фермасын төзегән, саву өчен чит илдән роботлаштырылган җиһазлар сатып алган. Ферма заманча таләпләргә җавап бирә, ә эссе һавада, сыер абзарларында хәтта җилләтү системасы да эшли.
Сыер саву җиһазлары җитештерү буенча фирманың генераль директоры Йерун Кейзер: «Мин мондый җиһазлар сатып алуга республика һәм хакимият органнарының сезгә ярдәм итүенә бик шат.»
Роботлаштырылган гаилә фермасы малларның продуктлылыгын сизелерлек арттырачак, эшне җиңеләйтәчәк. Районда Латыйповларны хезмәт сөючән гаилә буларак хөрмәт итәләр. Ирле-хатынлы эшлиләр, 4 бала үстерәләр. Олы кызлары әлегә ветеринария институтында укый, гаилә эшен дәвам итәргә уйлый. Ленар Латыйповның әйтүенчә, роботлаштырылган ферма югары сыйфатлы сөт савып алырга мөмкинлек бирә, ә таналардан көнлек савым 37 литрга кадәр җитә. Кунакларга компьютер системаларын да күрсәттеләр, алар савылган сөт күләмен саный һәм барлык параметрларны анализлый.
Фермаларны роботлаштыру тәҗрибәсен шулай ук республиканың берничә районы крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән дә уртаклаштылар. Хәзерге шартларда һәр фермер хуҗалык эшчәнлеген ничек алып барырга кирәклеген үзе хәл итә. Шулай да көтүлекләр белән идарә итү программасы һичшиксез булырга тиеш, чөнки бу барлык идарә процессларын системага салырга, нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә.
Дмитрий Второв, Татарстан яңалыклары, Биектау районы.