Биектау районында тагын бер истәлек тактасы ачылды. Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлиләр, кылган гамәлләрен хөрмәтлиләр, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләргә тырышалар. Сүзебез Зур хезмәт юлы үтеп, 23 ел Биектау районын җитәкләгән Габдрахим Мортазинович Мортазин турында. Шушы көннәрдә генә аның туган йортына истәлек тактасы элү тантанасы булып узды. Тулырак, хезмәттәшебез Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Биектау ягы үзенең матур табигате, күренекле шәхесләре белән данлыклы. Алар турында «Бу дөньяда алар яшәгәннәр икән, юкка түгел, юкка түгелдер…»-дип, шигыр юлларын бераз үзгәртеберәк әйтәсе килә. Хикмәт шунда, ул яшәешне ниләр белән бизибез дә, кемнәр белән аралашабыз, нинди эзләр калдырып үтәбез?
Истәлек тактасы ачылганнан соң искә алу кичәсе район мәдәният йортына күчте. Истәлекләр белән уртаклашу, шәхесебез белән шул чорда яшәгән һәм эшләгән кешеләрнең чыгышлары кичәне тагын да тулыландырды. Бу урында кыскача гына аңлатма бирү урынлы булыр: Габдрахим Мортаза улы Мортазин 1927 елда Татарстанның Арча районы Мүлмә авылында дөньяга килә. 14 яшеннән колхозда эшли башлый. 1944-1950 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. Партиянең Татарстан Өлкә комитетында, аннары Биектау районында комсомол һәм партия эшләрен алып бара. Соңырак, Югары Партия мәктәбен тәмамлагач, Биектау районын җитәкли.
Кеше язмышын без үзгәртә алмыйбыз, ә аның турындагы хәтирәләрне саклап, һәрдаим яктырту, яшь буынга җиткерү, безнең кулдан килә. Күпләр өчен Габдрахим Мортазин-таләпчән, хаттә кырыс, җитди , үз сүзендә тора торган җитәкче буларак истә калды. Шулай да, һәркем аның нечкә күңелле, якыннары өчен җан атып торучы, җырга – моңга гашыйк, яхшы гаилә башлыгы, чын ир-ат һәм оста куллы шәхес икәнен беләбез, тормыш юлында башкарган эшләре бихисап булды,- дигән сүзләр һәр чыгыш та да ассызыкланды.
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин татартстан яңалыклары.