Республикабызда “Безнең ишегалды” программасы уңышлы гына эшләп килә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды.
2020 нче елдан 2024 нче елга кадәр, Татарстанда 6 мең 775 ишегалды төзекләндереләчәк. Әйтик, Буа раойнында да әлеге программа кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларында юл эшләре дәвам итә. Быел раойныда 14 йорт территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Шәһәр һәм авылларда эш нинди темпта бара, куелган бурычларны вакытында үтәп буламы?Бу турыда Буадагы хәбәрчебез Рәнис Әхмәтшин язмасында.