Буа якташлык җәмгыяте 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшысы дип табылды. Ни өчен икәнен чарада катнашкан хәбәрчеләребез күреп кайтты.
2017 елдан бирле үткәрелеп килгән дәрәҗәле чарада Буа якташлык җәмгыятенең беренче генә уңышы түгел. Алар ел саен диярлек яктшлык җәмгыяте эшчәнлегендә үрнәк. Экспертлар советы оешмаларның активлыгын, районнан чыгучыларга ярдәм итүне, социаль-мәдәни, спорт һәм иҗтимагый чараларда катнашуны исәпкә алды.
Лаеклы бүләк оешма президенты Ирек Закировка тапшырылды.
Якташлык җәмгыяте булып берләшкән , шулай ук үз туган төбәкләренә битараф булмаучы аерым шәхесләр дәүләт хакимияте белән үзара хезмәттәшлекне оештыруга гаять зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе дә искәртте.
Якташлар эшчәнлеген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплый. Ел саен конкурста җиңүчеләрне бүләкләү өчен бюджеттан 2 миллион сум акча бүлеп бирелә.
Мөршидә Җиһан, Дмитрий Второв, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары