Без авыл хуҗалыгында яңа үсеш баскычында торабыз. Бу хакта Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты галимнәре белдерде. Ә Татарстан Дәүләт Советы «Органик продукция җитештерүчеләргә ярдәм итү турында» дигән яңа республика законын кабул итте. Ул экологик чиста ашамлыклар җитештерүне күздә тота.
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә органик игенчелекне үстерү турында фикер алыштылар. Белгечләр фәнни-гамәли хезмәтләрне тәкъдим иттеләр, әлеге теманы җентекләп тасвирладылар.
Туфрак эшкәртү, продукцияне саклау шартлары, иң мөһиме – химикатлар, пестицидлар кулланмау. Яңа юнәлешнең стратегик максаты-кешенең сәламәтлеген саклау, табигатьне савыктыру.