БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ, 1941-1945 елларда совет халкының фашистлар Германиясенә каршы азатлык сугышы. Бөек Җиңүдән соң күп кенә балалар ятим калды, тол калдылар. Бар Рәссәй солдатларыбызның батырлыгын онытмый, менә Теләче районында да батырларны онытмыйча олы итеп бәйрәм уздырдылар.
Яңа ачылган авыл музеенда да ниләр генә юк, биредә безнең тарихыбыз ачык чагыла. Музейда авыл тарихы чагылдырыла. Иске авыл җирлеге бинасын әрәм итмәс өчен аның эчендә тарихи центр ясарга булдылар. Баландыш авылында Җиңү бәйрәме оешкан төстә узды. Бәйгедә мәктәп укучылары да катнашты.
Шулай ук, Афган сугышында катнашкан ветераннарга да дан кылдылар.
Алан авылында авыл үзешчәннәре, укучылар көче белән концерт куелды, батырларны хөрмәтләп һәйкәл янына чәчәкләр куелды. Техника парадын да Алан авылы халкы кызыксынып күзәтте.
Бүгенге көндә бар ветераннар исән түгел. Тыл ветераннары бүгенге көндә сугыш чорын күз яше белән искә ала. Яшьләргә шундый ук куркыныч вакытны күрергә язмасын ди өметләнәләр.
8 май көне дә Бөек Җиңүне бәйрәм итүдә бушлай гына сайланмаган.
77 ел элек күпмилләтле совет халкы Бөек Ватан сугышында кешелекнең мәрхәмәтсез дошманы – фашизмны тар-мар итте. 1945 елның 9 май кичендә тарихтагы иң кешелексез сугышның тәмамланды. Бер кешене дә, бер батырлыкны да онытмаска тиешбез.
Искәндәр Гыймалтдинов, Алексей Куликов, Татарстан яңалыклары