Нурлатлы Хөснетдиновлар гаиләсе өчен яңа ел икеләтә истәлекле. Гаилә башлыгы күптән түгел 90 яшьлеген билгеләп үткән. Быел Гаилә елында алар тормыш иптәше белән бергә торуларының 65 нче юбиллен уздырачак. Бер-берсенә карата мәхәббәт, зирәк акыл, тынгысыз йөрәк өлкәннәргә картаерга ирек бирми. Тормышны яратучы гаиләдә кунакта хәбәрчеләребез дә булды.
Нурлатка практикага килгән Әлфия Мирзаевна Равил абый белән биюләрдә таныша, шулай итеп монда яшәргә кала. Тимер туйны билгеләп үтү барына да бирелми. Равил һәм Әлфия Хөснетдиновлар гаилә елларын кулга-кул тотынып узганнар бер-беренә карата хисләрен дә күп еллар аша саклап киләләр.
Дүрт балага лаеклы тәрбия биреп, хәзер якыннары тәрбиясендә яшиләр, аларның 6 оныгы һәм 9 оныкчыклары бар. Балалары төп йортта еш һәм көтеп алынган кунак. Аларның тормышта үрнәк алырлык кешеләре бар.
Без аларның ярдәмен һәрвакыт тойдык, шуңа күрә тормышта күп нәрсәгә ирештек тә. Барысы да аларның тәрбиясе нәтиҗәсендә.
Бөтен тормышлары хезмәттә үткән. Әлфия ханым бухгалтер, ә Равил әфәнде шофер булып эшләгән. Хезмәт юлын 16 яшендә башлый. Аның машина йөртү стажы бүгенге көндә 70 елдан артык. Бу хәзер дә аның яраткан шөгыле булып кала.
Олкән яшьтә дә Равил Хөснетдинов өчен 300 км чакрымны руль артында узу авырлык тудырмый. Узган җәйдә Казанга ике тапкыр балаларына кунакка барганнар. Тугызынчы дистәне узгач та, ул рульне ташларга җыенмый әле.
Алия Галиуллина, Айгөл Сергеева, Ильшат Махмутов, Татарстан яңалыклары, Нурлат районы.