Районнарда урамнарны hәм авыллар арасындагы юлларны ничек чистарталар?
Менә берничә көн инде Актаныш районы урамнарыннан техника гөрелтесе тынмый. Район үзәгендәге юллар өчен җаваплы оешмалар кар түгү белән мәшгуль. Кар куп яву сәбәпле юл оешмаларының төп көче кар чистартуга юнәлтелгән.
Бүгенге көндә Актаныш районында 40 тан артык техника карта чистарта, Шуларның 30 га якыны йөк машиналары, 4 се грейдер, 6 сы кар төяүдә үз хезмәтләрен башкара.
Юлларны тәртиптә тотар өчен район хуҗалыклары да үзләренең техникасы белән ярдәмгә килә. Быел кыш буранлы килде, шундый көннәрдә аларның ярдәме белән авыл юллары кардан чистартылды дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов.
Регина Сәләхова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.