Тормышта хатын-кызга йөкләнгән вазифалар бик күп. Шуның иң изге һәм иң олысы – Әни булу. Солдат әнисе булу ил алдында тагын да җаваплылык өсти. Саба районының Юлбат авылында яшәүче Нәфисә апа Хуҗина 5 солдат үстергән әни.
Юлбат авылында яшәүче Нәфисә апа Хуҗина 27 ел бергә яшәгән, тормыш иптәше вафат булгач, бер оя балалар белән өелеп кала. Ә бер оя балалар ул – Хуҗиннарның 5 уллары, 1 кызлары. Нәфисә апа өчен аларның һәрберсе газиз, кадерле. Эш белән чыныгып үскән малайларны хәрби хезмәт куркытмый, бишесе дә төрле елларда, төрле төбәкләрдә хезмәт итеп кайталар. Нәфисә апаның 12 ел гомере улларыннан хәбәр, хатлар көтеп уза.
Олы улы Фидәил өч ел хезмәт итә. Аны бигрәкләр дә озак көттек, ди. Нәфисә апаның ике улы Фәргать белән Фансат – хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Фәргатькә илдә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәрендә үк повестка килә. Фансат исә быел май аенда контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә.
Фәргать җәй көне ялга кайтып китсә, Фансат әле туган авылы Юлбатта, әнисе янында кунакта. Әни һәм бала өчен иң бәхетле көннәр. Аллаһ насыйп итсә, тиздән ялга Фәргать тә кайтырга тиеш.
Ел ярым Армия хезмәтендә булган Фансат махсус хәрби операция зонасында да сынатмаска, бер-беребезгә ярдәмләшергә тырышабыз, ди. Әни, гаилә, туган як исә, бер минутка да истән чыкмый.
Бу зур йортта Нәфисә апа хәзер үзе генә яши. Ә бит гаиләдә алар13 әр кеше булган. Шул вакытлар аеруча сагындыра.
Һәр баласы өчен изге теләктә яши ул. Махсус операциядәге улларына укыган догалары саклап йөртәчәгенә чын күңелдән ышана. Уллары – аның таянычы һәм горурлыгы. Солдат улларыбыз кулында — ил язмышы. Әниләрнең ихлас теләкләре, изге догалары һәрберсен саклап йөртсен.