Хәзер анда прәннек җитештерү буенча яңа цех һәм өстәмә склад биналары төзелеп килә.
Икмәк заводы район кулланучылар кооперациясе системасына керә, кондитер, икмәк, кечкенә фасовкалы әйберләр һәм ярымфабрикатлар цехларын берләштерә. Заманча технологияләр ярдәмендә Баулы икмәк пешерүчеләре продукция күләмен арттыра алды. Елына 120 миллион сумга якын табыш кергән. Предприятие «Кырдан прилавкага кадәр» принцибы буенча эшли, районның һәм күрше төбәкләрнең өч йөздән артык кибетен икмәк һәм кондитер әйберләре белән тәэмин итә. Моннан тыш, ерак җирлекләргә көн саен автолавкалар җибәрелә.