Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә көрәш буенча балалар арасында бәйге булып узды. Бәйгедә безнең үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та булып кайтты. Көрәшнең иң матур мизгелләре алдагы видеоязмада.
Көрәш ул татар халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спортның бер төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.Бәйге ачу тантанасында чыгыш ясаучылар яшь көрәшчеләргә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен саклауга рәхмәт белдереп,көрәш мәйданында зур уңышлар теләде.
Һәр эшнең башлангычында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән, оештыру осталыгы булган, балаларны чын күңелдән яраткан, аларның киләчәге өчен янып-көеп йөргән кешеләр булуы шарт. 2009 елгы һәм аннан да кечерәк балалар арасындагы әлеге көрәш турнирын Балык Бистәсе районы мөхтәсибәте һәм Тәберде Чаллысы авылының «Әхмәтхан хаҗи» мәчете мәхәлләсе оештырды.
Елдан ел мәктәпләрдә көрәш секцияләре, спорт мәктәпләре барлыкка килә бара. Малайлар, яшүсмер егетләре көрәшергә өйрәнеп үсә. Алар спортның бу төренә бик теләп тартыла.
Көрәш бәйрәменә барлыгы 105 яшь көрәшче җыелды. Болар төбәкнең данлыклы көрәшчеләренәлаеклы алмаш.
Яшьли көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган малайларыбыз, егетләребез киләчәктә күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атларлар дигән өмет зур.
Иң хикмәтлесе,шушы бәйгедә өч велосипед уйнатылды:Берсе Лаештан Ризат Сабировка, икенчесе Теләчедән Азат Мусинга, өченчесе Мамадыштан Әмир Гайфетдиновка эләкте. Шулай ук төрле номинацияләрдә җиңү яулаган егетләр дә кыйммәтле бүләкләргә ия булды.
Фәннур Хәсәнов, Илдар Галәветдинов Татарстан яңалыклары.