Сугыш кайтавазы кабатланып тора.79 елдан соң лейтенант Әбрар Җәләлиев җәсәде туган авылына алып кайтып җирләнде. Тулырак мәгълүмәт хәбәрчебез язмасында.
Тыныч күк йөзендә мылтык аткан тавыш сискәндереп җибәрә. Солдатларны җирләгәндә гадәткә кергән гамәл.Авылдашлар өчен бу хәбәр бер яктан шатлыклы, икенче яктан кайгылы. Әйтерсең ул көн яңадан кабатланды. Каршы алучыларның күзләрендә яшь. Ул яшьтә һәлак булучыны кызгану ачысы да , табылу шатлыгы да чагыла.
Без ул районда күптәннән эшлибез инде. Елга артында эшли идек. Документларны укып чыккач, 146нчы ату девизиясенең тарихын белгәч, шул якларны тикшерә башладык. 13 нче июльдә Сухосерино авылы склауының алдагы юлын алып пулеметчы взвод командиры Әбрәр Җәләлиев һәлак була. Без аны ядрәдән калган чокырда таптык.
Бу вакыйга Кайбыч районы өчен генә түгел республикакүләмендә дә зур әһәмияткә ия. Хәбәрсез югалганнарны эзләүчеләр өчен өмет бирде дип белдерде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Пулеметчы якташларын эзләп табу, алып кайту эшенә зур өлешен керткән кешеләргә Кайбыч районының 30 еллыгы медален тапшырды.
Заманында Әбрар Җәләлиевның батырлыгы “Правда” газетасында басылып чыга. Батырның исеме Татарстанда да да эзсез югалмый. Солдатның туган авылында аның исемен йөрткән урам да бар. Җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре Әбрар Җәләлиевнең шәҗәрәсен дә төзегән.
Лайф Музыка шәҗәрәләр
Хәбәрсез югалган солдат җәсәденә юлыккан эзтабарлар аның кем икәнен медальонда сакланган язма ярдәмендә ачыклаган. Шулай ук башка шәхси әйберләре дә табылган. Туганнары аларны Кайбыч районының
Тагын бер солдат хәбәрсез югалганнар исемлегеннән сызылды. Без тыныч тормышта яшәсен өчен ватанын саклап сугышкан батыр пулеметчы Әбрар Җәләлиев каберенә чәчәкләр дә китереп була.
Алия Галиуллина, Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары