Апас районы язгы кыр эшләренә кереште. Бүгенге көндә район кырларының 11290 гектарын көзге культуралар тәшкил итә. Бүгенге көндә кырларда самолет ярдәмендә уҗымнарны тукландыру эше бара. Горбунов берләшмәсе Дәүләки бүлекчәсе басуларындагы эш барышы хакында тулырак алдагы язмада.
Горбунов берләшмәсе кырларында быел көзге культуралар барлыгы 3000 гектар мәйданны тәшкил итә. Бүгенге көндә әлеге берләшмәнең Дәүләки, Дәвеш бүлекчәләре басуларында эш кайный. Самолет ярдәмендә уҗымнарны тукландыру хезмәте бара. “Көзге культуралар кышны яхшы чыкты, аларның торышы әйбәт. Быелгы елның уңышлы килүен теләп, “Хәерле сәгатьтә!“ дип, эшне башлап җибәрдек, – ди Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Илфар Җәләлов.
Кырлар өстендә самолет очыш ясый. Ул шулай бер очканда 8 гектар басуны аммиак белән ашлый. Тоткарлыклар килеп чыкмаса, самолет көн дәвамында кырлар өстенә берничә дистә уза.
Эш барышында барлык куркынычсызлык таләпләре дә төгәл үтәлә.
Гөлназ Вәлиева, Гадел Галеев, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары, Апас районы.