Гасырларга сузылган традицияләрне яңарталар. «Кукмара киез итекләре» төбәкара халык иҗаты фестивале бик күңелле узды.Татарстан районнарыннан килгән катнашучылар төрле үлчәмдәге кышкы аяк киемнәрен киеп, шаян конкурсларда, спорт ярышларында катнаштылар. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре киләсе репортажда.
Кукмара итек басучылары бөтен илгә билгеле. Биредә киез-ката җитештерү тарихына 150 еллар чамасы. Шәхси йортларында итек басучылар да байтак.
Ә фестиваль үзе бер могҗиза. Киез итекләрдә хоккей уйнау, капкага алка яки туп кертү, киез итекләрдә көрәшү – мәзәк тә, кызык та.
Финалга барып җитү өчен һәр командага төрле номинацияләрдә үз осталыкларын күрсәтергә кирәк. Актерлык сәләте, конструкцияләрнең ныклыгы, һәр нәрсәгә иҗади якын килү мөһим иде.
“Кукмара киез итекләре “ фестивалендә Мамадыш командасы җиңеп чыкты. Ә меңләгән тамашачы рәхәтләнеп ял итте. Киләсе фестиваль тагын бер елдан соң уза. Командалар аңа тагын да яхшырак әзерләнергә вәгъдә итте.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхибгәрәев, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.