Узган ел йомгаклары буенча агросәнәгать тармагы рейтингында Балык Бистәсе районы 34 нче урында тора.
Авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләрендә киләчәктә үсеш өчен мөмкинлекләр зур. Бу хакта Марат Җаббаров муниципаль Советның отчет сессиясендә белдерде. Утырыш башланганчы, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районның берничә хуҗалыгында булды, авыл хуҗалыгы продукциясе белән танышты.
Балык тоту һәм эшкәртү – һәрвакыт Балык Бистәсе районының визит карточкасы булды. Җәен балыгын үрчетү заводын төзүгә ике ел элек керешкәннәр. Узган елның февраль башында суга маймычлар җибәргәннәр.
Узган ел җитештерүгә15 миллион сумга якын акча тотылган. Чыгымнар маймычлар, азык, хезмәт хакы, коммуналь түләүләргә киткән. 72 миллион ярым сумлык балык сатканнар. Эшкәртү цехы ярымфабрикатларны да сатарга мөмкинлек бирә. Предприятиене Марат Җаббаров та бәяләде. Министр шулай ук Габитов крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Фермерлар сөт, ит җитештерә, бөртек үстерә.
Марат Җаббаров районда җитештерелә торган продукцияне күргәзмәдә бәяләде. Узган ел йомгаклары буенча республика агросәнәгате рейтингында Балык Бистәсе районы 34 урында . 2020 ел белән чагыштырганда ике баскычка түбәндәрәк. Министр фикеренчә, районның авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләре буенча үз күрсәткечләрен яхшырту өчен мөмкинлекләре җитәрлек. Игенчелектә күрсәткечләрне яхшыртасы бар. Терлекчелек буенча җитештерү күләме арткан.
Аграр тармакның тагын бер мөһим юнәлеше — хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү. Балык Бистәсе районы әлегә рейтингның уртасында.
Марат Җаббаров республика агросәнәгать тармагының былтыргы эш нәтиҗәләренә дә тукталды. Кыенлыкларга карамастан, икътисад, социаль өлкә өчен уңышлы булды. Авыл кешеләренә теләк бер – темпларны киметмәү. Сессиядә район алдынгыларына мактаулы исемнәр, бүләкләр ташырылды.
Дмитрий Второв, Татарстан яңалыклары, Балык бистәсе районы.