Һәр районның кышкы озын ялларны күңелле итеп үткәрү өчен матур гадәткә кергән чаралары бар. Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авыл жирлегендә һәр елны балык тоту ярышы уза. Балык тоту серләрен ярышта катнашучылар хәбәрчебез Мөршидә Җиһанга да сөйләде.
Халкыбызның фольклор иҗатында бик аз чагылыш тапса да балык тоту бик борынгы һәм файдалы шөгыль. Беренчедән, нервларны тынычландыра, икенчедән, эләгә калса, табынга сый кайта. Ә Түбән Урысбага авыл җирлеге балык тоту ярышын, очрашу аралашу бәйрәме кебек үткәрә.
Быел да балык тотуны сәбәп итеп тирә-юньдәге Кече Ачысыр, Бәчек авыллары, шулай ук ел саен ярышка килүче күрше Мулла Иле җирлеге балыкчылары саф һавада күңел ачты. Иң беренче балык та күршеләр кармагына капты.
Рәдиснең әтисе Рәдиф Әхмәдуллин дә балыкчы. Җәйге ярышта иң зур балыкны ул тотакан иде. Ә быелгы бәйгедә ул дилбегә хуҗасы. Җигүле атында җилдереп бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызын алып килде.
Чатнама салкында бозга ясалган уентыкка кармак салып, сәгатьләр буе шуңа карап утыручыларны аңлар өчен, бер булса да, бу кешеләр белән аралашып, үзеңә дә алар арасында булып карарга кирәк. Мавыгып китсәң, кышын балык тоту бик тә үзенчәлекле шөгыль ди иң зур балык тоткан Фәнис Зиннәтуллин.
Ярышта катнашкан һәркем бүләксез калмады. Иң кечкенә катнашучыдан алып иң зур балык тотучыга кадәр өлешенә тигән көмеше тапшырылды.
Чыннан да сәламәт тәндә, сәламәт рух дибез. Өстәвенә, Казанда пешкән балык ашы, чишмә суыннан самовар чәе белән көн дә сыйламыйлар . Шуңа да балык тоту ярышын күрергә килүчеләр өчен дә әлеге чара тәмле бүләк тә булды.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.