Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне халкы чишмәләрне төзекләндереп, чистартып кына калмый, бәйрәмен дә уздыра. Саф сулы чишмә бәйрәменнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Тәмле дә, белгечләр ачыклавынча файдалы да Нурзидә чишмәсе суы.
Әйе шул кайтыр өчен авыл кирәк. Шөкер киләчәген кайгыртып йөрүчеләр бар. Туган авыллары Бөрбаш Сәрдегәне дип җан атып йөрүче Хөсәеновар гаиләсе авылда гына түгел район күләмендә данлыклы.
Үз күзләрең белән күрмәсәң , ышанмаслык та. сазлык, ләм эчендә эчендә утырган, хәзер ял паркы дисәң дә була. Бер ягында челтерәп чишмә ага икенчесендә ял мәйданы.
Чишмә суының муллыгы. Җиде чыганаклы булуына бәйле. Җидегән чишмәгә җиде хәрефле әниебез Нурзидә исемен бирдек ди Габделнур Хөсәенов. Алты бала тәрбияләп үстергән Нурзидә апа да бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы. Ул әле чишмә урыннанырда кайчанды киндер суккан заманнарны да хәтерли. Яшьлек еллары аккан сулар кебек үткән дә киткән.
Нәкъ Нурзидә апаның яшьлек елларын искә төшереп мәйдан түрендә җигүле ат, көянтәле кызлар.
Балтач ягы ул әле әдәп- әхлак кыйммәтләрне балаларга кече яшьтән үк тәрбияләүче буларак данлыклы.
Бөрбаш Сәрдегәне чишмә бәйрәме дә рухи тәрбия чарасы дип белдерде Җәлил хәзрәт. Быел бәйрәме генә бишенче , ә мул сулы чишмәләрнең тарихы бик еракка барып тоташа.
Суы кебек халкы да саф күңелле.
Мәйдан түренә авылның күркәм гаиләләре дә бүләкләнде.
Яшьләр өчен бик кирәкле бәйрәм саныйм
Әлеге җыр Байлар Сәрдегәне Нурзидә чишмәләре дип атала.
Ул әлеге чишмәгә атап, махсус язылган. Авылда җыенысы алты чишмә исәпләнелә. Шагыйрьләр әйтмешли дога иңгән һәр төшеннән чишмәләр чыга аның! Шагыйрь дигәннән Нурзидә чишмәсенә килүчеләр өчен
Суларыңнан авыз иткән саен
Башны иеп рәхмәт әйтәбез
Ташламыйбыз бер дә, мәңге яшә генә
Син булганда без дә яшәрбез дип бик мәгънәле шигырь юллары язылган. Чыннан да табигать белән кешеләр язмышы уртак.
Мөршидә Җиһан, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары өчен махсус Балтач районыннан.