Балаһөнәр проекты нигезендә Байлар Сабасында эшләуче “ Әллүки” һәм “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче нәниләрне Саба телевидениесы кабул иттел. Радио, телевидение эшчәнлеге белән таныштырдык, үзләрен оператор, журналист, монтажёр һөнәрләрендә сынап карарга мөмкинлек тудырылды.
Балаһөнәр проектының максаты иң беренче чиратта балаларда һөнәрләр турында күзаллау булдыру. Районда эшләп килүче оешма предприятиеләр дә әлеге проектка кушылып, үзләрендә эшләүче һөнәр ияләренең хезмәте белән таныштыралар. “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе дә бу проектта катнаша. Район үзәге Байлар Сабасында эшләп килүче “Әллүки” һәм “Шатлык” балалар бакчаларына йөрүче балалар килде.
Телевидение һәм радио эшчәнлеге, оператор, журналист, монтажёр һөнәрләре белән танышты. Балаларга үзләрен әлеге һөнәрләрдә сынап карарга мөмкинлек тудырылды. Аларга сөйләп торуга караганда, кулга тотып эшләү ошыйрак та төшә. Телерадиокомпаниядә проектны алып бару өчен җаваплы Диләрә апалары да, тәрбияче апалары да һәр адымда ярдәм итәргә торалар.
Балаһөнәр проекты буенча килүче балаларга безнең “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә барлык шартлар тудырылган. Үз һөнәребезнең нечкәлекләре турында тулырак күзаллау булсын өчен балалар сөйләп тә, бер берсенә сораулар биреп, интервью алып та карыйлар. Иң активларга ахырда проектның акча берәмлеге – барслар тапшырылды.
Дөньяда һөнәрләр күп. Кечкенәдән үк аларның һәрберсе турында белеп үсү балаларның алдагы тормышларында бик кирәк һәм файдалы булыр дип ышана оештыручылар.
Алия Галиуллина, Гөлназ Гатауллина, Рәзил Нигъмәтов Татарстан яңалыклары, Саба районы