Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының йомгаклау көне Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Хәләл хезмәт белән Үз продукциясен җитештерүчеләр бер мәйданга җыелды. Милли кием, милли ашлар, милли сувенирлар, сәламәт яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгының техник юнәлешләре, татар брендлары барысы да бар – иң мөһиме үзебезчә, милли һәм заманча.
Иң шатландырганы – халыктан сорау бар ди Җәлил әфәнде. Республикабызның 45 мәктәбе курай, кыл кубыз кебек уен коралларын сораган. Күргәзмәдә можарчы бер кайда да булмаган яңа товарларны тәкъдим итү булды. Күргәзмәдә аерым урынны каз мамыгыннан мендәрләр алып тора.
XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында делегатлар Чувашия республикасы Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларында булып, андагы матур үрнәкләр белән танышты. Делегатлар мондый очрашулар бик кирәк, файдалы дип саный.
Пленар утырышта эшмәкәрләр, хуҗалыклар үз төбәкләрендәге тәҗрибә белән уртаклашты. Мәсәлән, Чувашиядәге “Слава Картофель» җаваплылыгы чикләнгән агрофирма җитәкчесе Рамил Идиатуллин телефон һәм интернеттан аеру өчен, балаларын бәрәңге бизнесына җәлеп иткән.Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй районы эшмәкәре Айрат Абдуллов пилмән, мантый, өчпочмак, пәрәмәч ясау белән шөгыльләнүен һәм әлеге бизнесы белән ил күләменә чыгарга теләвен әйтте.
Очрашу безнең өчен зур горурлык, җаваплылык. Кайсы гына өлкәгә барсак та, иң элек, милләттәшләрбез белән очрашабыз. Бердәм булып, бөек татар халкы булып яшәргә насыйп булсын иде –дип сүзен тәмамлаңы милли шура рәисе Васил шәйхразыев.
Айзилә Батырханова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.