Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 9 — 11 июльдә Брянск өлкәсендә узачак. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә быел Россия агросәнәгать комплексының иң зур казанышларын күрсәтү традицион форматта гына түгел, онлайн режимда да узачак.
Бөтенроссия кыр көне форматы быел махсус эшләнгән интернет-платформа исәбенә киңәйтеләчәк, аннан файдаланучылар экспозицияләр буенча виртуаль экскурсия уздыра алачак. Виртуаль кырда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан җитештерүчеләренең компанияләрен тәкъдим итәчәк. Чарада онлайн режимда теләгән һәркем теркәлмичә һәм бушлай катнаша ала. Кыр көне — кыр шартларында күрсәтелә торган алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләренең масштаблы күргәзмәсе. Биредә, узган еллардагы кебек үк, заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.