Казанда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга якынча йомгак ясала. Киңәшмәгә илнең барлык төбәкләреннән статистика органнары вәкилләре һәм исәпкә алучылар җыелды.
Халык санын алу сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә үтте. Аны 45 мең вакытлы исәпкә алу хезмәткәре уздырды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бу бик катлаулы процедура, сайлау, исәп – хисап һәм башка формулаларны үз эченә ала. Ул хуҗалыкларда һәм ишегалларында терлекләр санын һәм урынын төгәл билгеләү өчен кирәк. Исәпкә алу йомгаклары буенча дәүләт агросәнәгать юнәлешләренә ярдәм итү өчен төгәл карарлар кабул итәргә тиеш. Оператив нәтиҗәләр декабрьдә, ә ахыргы нәтиҗәләр киләсе елның дүртенче кварталында көтелә. Катнашучыларны республика вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров сәламләде. Ул Татарстанның агросәнәгать комплексы үсеше турында сөйләде, Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуның мөһимлеген билгеләп үтте.