Быел язын Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы «Татар авылы-2020» бәйгесен оештыры. Коронавирус таралу сәбәпле, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичектерелде. Җиңүчеләрне 22 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессында бүләклиләр. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурска эшләр Төмән, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Чувашия республикалары, Төркиядән, Татарстан районнарыннан алынган.