Бүген «Актанышта кыр көне — 2020» күргәзмәсе уза. Республиканың төрле төбәкләре хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, хисапчылар, икътисадчылар һәм фермерлар тәҗрибә участокларын, экспозицияләрне, стендларны карап чыгачак, агросәнәгать яңалыклары белән танышачак.
Күргәзмәнең максаты — Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын ныгыту, җитештерүчеләр, товарлар белән тәэмин итүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру.