Продукция сатуда фермерларга ярдәм итү, кредитлар алу, авылга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру. Бөгелмәдә авыл җирлегендә активлыкны үстерүгә багышланган киңәшмәдә сүз шулар хакында барды. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төп бурычларны билгеләде. Республиканың көньяк-көнчыгышындагы 13 муниципаль берәмлекнең район, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, хуҗалыклар җитәкчеләре фермер хуҗалыкларының эше белән танышты, проблемаларны да күтәреп чыктылар.
Бу инде экзотика түгел, ә агробизнесның бер өлеше. Моннан биш ел элек Эдуард Шәфигуллин тәвә кошлары фермасын оештырган. Тәвә йомыркаларын сатудан керем генә алып калмыйча, авыл туризмын үстерүне дә максат иткән.
Традицион авыл хуҗалыгы җитештерүенең үрнәге – янәшәдәге Батыр авылында. Марат Ситдыйковның әти-әнисе ике меңенче еллар башында ук шәхси хуҗалыкта маллар асраган. Гаилә фермаларына ярдәм итү буенча республика программасы барлыкка килүгә үк, файдасын күргәннәр. Яшь фермер 105 баш мөгезле эре терлек асрый. Аларның илледән артыгы-савым сыерлары. 335 гектар җир күпьеллык үләннәр һәм ашлык үстерү өчен бирелгән. Фермаларда эшләүче өч кешегә гаилә дә булыша.
Безгә үзвакытында булыштылар. Башлангыч этапта үзебезнең акча юк иде, ныгып ки тәр өчен шактый акча алдык. Бу җитештерүне оештырып җибәрүгә нигез булды.
Бөгелмә районында агросәнәгатьнең барлык юнәлешләре – үсемлекчелек, сөт, ит җитештерү, яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Откан грант буенча фермерлар 60 миллион сумнан артык акча алган. Тик кайбер кыенлыклар белән очрашканнар.
Эшне башлаганда фермерлар кайбер кыенлыкларга очрый. Җирне кимендә 7 елга аренда алу шарты булырга тиеш. Фермерларның үз счетларында әйләнештә йөрүче акча да җитәрлек түгел.
Авыл җирлекләре җитәкчеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар вәкилләре башта секцияләрдә эшләде, аннан соң йомгаклау утырыршына җыелдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров кече предприятиеләргә ярдәм итүнең яңа программасы «Агропрогресс «ның старт алуын хәбәр итте.
СНХ Марат Җаббаров Татарстан Премьер – министры урынбасары- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
Кече бизнесны үстерүгә30 миллион сумга кадәр акча бирү күздә тотыла. Кимендә 75 процент бәядән инвестицион кредит алу карала. Исәп счетында акчаның 5 проценты булырга тиеш. Кимендә бер ел эшләүче товар җитештерүчеләргә 120 миллион сум грант бирү исәптә тотыла.
Фәрит Мөхәммәтшин икътисад министрлыгының авылга ярдәм итү программалары турында җитәрлек мәгълүмат бирмәвен дә әйтте. Күп кенә фермерлар әлегә кадәр бу мөмкинлекләр турында белми.
Бөгелмә районы авыл җирлекләрендә 29 клуб яки мәдәният йорты эшли. Һәрберсендә диярлек үз халык ансамбльләре, түгәрәкләре бар. Соколка авылындагы күпфункцияле үзәк мисалында кунакларга авыл халкына ничек итеп уңайлыклар тудырырга кирәклеген күрсәттеләр. Авыл җирендә уңайлы яшәү шартлары булдыру кешеләрнең активлыгының нигезе бит.
Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалылкары, Бөгелмә районы.