Без Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайтуга өлешләрен керткән каһарман ветераннар белән таныштыруны дәвам итәбез. 1941елның октябреннән 1942 елның февраленә кадәр, Апас районы территориясендә окоплар казыла. Ул тарихка “Казан каймасы” дип кереп калган. Биредә меңәрләгән кеше, шул исәптән Буа районында яшәүчеләр дә катнаша. 40-45градус салкыннарда каткан туң җирне казуларны өлкән буын вәкилләре күз яшьләрсез сөйли дә алмый. 45 чакрымга сузылган әлеге траншеяларның кайбер өлешләре бүген дә саклана. Теманы- хәбәрчебез Ранис Әхмәтшин дәвам итә.
Кайбыч авылыннан Фәхрезадә Хәмидуллина ул елларны бүген дә ачык хәтерли. 15- яшьлек кыз кулына лом, кәйлә тотып 45 грдаус салкыннарда окоп казый. Сугыш елларында Апас районы территориясенә Буа районыннан һәм тирә-күрше районнардан йөзләгән кешене эшкә китерәләр.
Бөек Ватан сугышы чорында Апас районы аша 45 километр озынлыкта окоп казылган. Тирән казылган чокырлар 3 метр тирәнлектә, 4 метрлы киңлектә булган. Ачы күз яше, тир тамган окоп чокырларын хәзер куаклар басып киткән.
Бусы Апас районының туган якны өйрәнү музее. Биредә окоп казучыларның эш кораллары, төрле тарихи документлар саклана. Апас районында 1нче кыр-төзү участогы оештырыла, 2нче шундый участок партиянең Буа райкомы базасында төзелә.
Төзү штабы Зөя буендагы Биеш авылында урнаша. Ул төзелеш өчен таш чыгару, урман кисү, атлы белән төзелеш урыннарына китерү, тимерчелекләр оештыру кебек ашыгыч эшләр белән шөгыльләнә.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.