Азнакай районы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештеру буенча Татарстанда алдынгылар рәтендә бара. Бүгенге агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгының ныклы икътисадый нигезен саклап, камилләштерү юнәлешендә зур тырышлык белән югары нәтиҗәләргә ирешә.
Игенчеләрнең тырыш хезмәте белән, гектарыннан 35 центнер, ә барлыгы 140 мең тонна ашлык җыеп алынган. Районда 81 мең тонна терлек азыгы хәзерләнгән.
Районның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенең нигезен «Агросила», «Союз Агро», “Август» холдинглары, алты авыл хуҗалыгы жәмгыяте, 100 крестьян фермер хуҗалыгы, 13 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгында җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек районны гына түгел, башка төбәкләрне тәэмин итәргә дә җитә.
Хезмәт төбе-хөрмәт, -диләр. Терлекләрнең продуктлылыгын арттыру буенча алдынгы алымнар кулланып эш итү зур әһәмияткә ия.
Терлекчелектә төп табыш сөттән алына. Районда җитештерелгән сөтнең яртысыннан күбрәге Актүбә терлекчелек комплексына туры килә.
Әлбәттә, агросәнәгать комплексының тотрыклылыгын тәэмин итүдә мөһим факторларның берсе – дәүләт ярдәме. Авыл хезмәтчәннәре әлеге мөмкинлектән даими файдалана.
Əлфия Иксанова, Рамил Исламов, Татарстан яңалыклары, Азнакай районы.