Татарстанда озын гомерле кешеләр саны арта һәм уртача гомер озынлыгы да үсә. Республикабыз районнарында, озын гомер юлы үтүчеләргә, аеруча зур игътибар һәм хөрмәт күрсәтелә. Чираттагы видеоязмабыз, 100 яшен тутырган Азнакай районында яшәүче Гыйльминур Җәләева турында.
Азнакайда 100 яшьлек юбилее уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльминур Җәләеваны буләкләү чарасы узды. Тулырак алдагы язмада.
Тормышның иң авыр сынауларын узган, гасырга тиң гомер кичергән көчле рухлы, тырыш һәм сабыр.Гыйльминур Хисаметдин кызы 1923 елның 18 февралендә Азнакай районы Буралы авылында гаиләдә икенче бала булып туа. 1942 елның гыйнварында Кызыл Армиягә алына. Гыйльминур апаны котларга район җитәкчелеге, социаль яклау булеге вәкилләре, юбилярның туганнары, балалары җыйналды.
Фронт батырлыклары өчен батарея командирларыннан Рәхмәт хатлары, медальләре , Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярны котлап, иң жылы теләкләрен житкерде, бүлакләр тапшырды.
Бүген Гыйльминур Җәләева улы һәм килене тарбиясендә гомер кичерә. Ул 7 оныкның, 12 оныкчыкның яраткан әбисе булып тора.
Динә Нәҗметдинова, Татарстан яңалыклары, Азнакай районы