Азнакай районының зур агрофирмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында көзге культураларны тукландыру, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре башкарылды. Район кырларында 100дән артык агрегат эшли. Барлык хуҗалыклар сабан культураларын чәчүгә керештеләр. Традиция буенча, башта кырларга өлкәннәр чыга, аннары намаз укыйлар. Шул ук вакытта игенчеләр орлыкларны агулый, минераль ашламалар туплый. Бөртеклеләрдән яхшы уңыш алу өчен бер гектарга кимендә 70 килограмм тәэсир итүче матдә кирәк. Азнакайлылар бу юнәлештә нәтиҗәле эшли. Алар язгы кыр эшләрен май башында төгәлләргә ниятлиләр.