Азнакай районы игенчеләре быел бөртекле культураларның гектарыннан уртача 35 центнер ашлык җыю бурычын куйды. Язгы чәчү үзвакытында кыска срокларда үткәрелде, барлык агрочаралар да нәтиҗәле башкарыла. Район хуҗалыкларында хәзер бар игьтибарны кышка терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерделәр, табигать шартлары уңайлы, азык күп, техника әзер, тиз арада җыеп алырга тырышалар.