Азнакай районы авыл хезмәтчәннәре кышка ныклы әзерлек белән керә. Көз уртасы якынлашса да, басуларда эш тынмый.Азнакай кырларыннан безнең репортаж.
Бөртекле ашлык амбарларга саклауга куелган. Хәзер кукуруз уралар.
Малларга кышка ел ярымга җитәрлек азык әзерләргә ниятлиләр. Максатка ирешеп киләләр. Кукурузны сенажга салалар. Өлкән механизатор Барис ага инде 8 ел пенсиядә булса да, эшен ташламый әле.
Эше барның – ашы бар. Җирне яратырга, иренмәскә кирәк. Мансур Хәйретдинов нефть чыгарудагы эшен ташлап, авылга кайткан.
Авылда әнә шундый эш сөючән кешеләр булганда, маллар да тук кышлар, табыннарыбыз да мул булыр.
Әлфия Иксанова, Татарстан яңалыклары, Азнакай районы.