Татарстанда бөртекле ашлыкның быелгы язмышын игенчелекнең заманча агро-технологияләре хәл итте.
Бөртекле ашлыкның быелгы уңыш язмышын игенчелекнең заманча агротехнологияләре хәл итте. Марат Җәббаров Министрлар Кабинетында узган брифингта уракка йомгаклар ясады һәм бу көннәрдә көзге чәчүнең ничек баруы, шулай ук кукуруз һәм яшелчә җыюның ничек дәвам итүе турында сөйләде.
Бункер авырлыгыннан чыгып исәпләгәндә- 3 миллион 662 мең тонна ашлык, уртача уңыш бер гектардан 26 центнерга якын. Быел гомумреспублика күрсәткече шундый. Май салкыннарыннан һәм июнь корылыгыннан соң игенчеләр 2010нчы елның кабатлануыннан курыкты.Ул елны уңыш хәтта бер миллион тоннадан да азрак чыккан иде..
Заманча агротехнологияләр — сөрү катламын тирәнәйтү, җитәрлек күләмдә ашламалар кертү һәм яфрактан берничә тапкыр тукландыру коткарып кала. Беренче гектардан җыелган уңыш — 30 центнер.
Иң авыр темаларның берсе — ашлык сатып алу бәяләре. Хәзерге базарда узган елгы рекордлы уңыштан соң югары күчеш запаслары калган иде. Бүген Татарстан амбарларында узган елгы шундый 600 мең тонна ашлык саклана.
Кырларда эшләр бүген дә дәвам итә. Районнар татлы тамыр казуга керештеләр. Урып-җыюның гомуми мәйданы 50 мең гектардан артык. Әлегә уңыш 295 центнер. Марат Җәббаров 9 нчы сентябрьдән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячагын искәртте. Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында 14 мәйданчык әзерләнгән. Бәяләр, азык-телек төренә карап, теркәлгән һәм уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк була дип ышандырды.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.